Боз өстендә сак булыйк!!!

Боз өстендә сак булыйк!!!

Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.

Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк.

Шул исәптән, 2в  сыйныфында рәсем бәйгесе үткәрелде. “Сулыкта үзеңне ничек тотарга” дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды.

Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк!!!

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган